Цифрлаштыру дөньясында (12+)

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында, 29 март көнне 17 нче санлы китапханәдә «Цифрлаштыру дөньясында» дигән виртуаль сәяхәт үткәрелде.

в мире
IMG-20220321-WA0004
IMG_20220329_140625

Чара тормышыбызда интернетның роле буенча фикер алышудан башланды: безгә Интернет кирәкме соң? Аннан безгә яхшымы, әллә яманмы? Даими компьютер артында утыру кеше сәламәтлегенә зыян китерәме? Балалар сорауларга актив җавап бирде һәм үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясады. 

«Киләчәк шәһәре» презентациясен карап, укучылар «Иннополис» шәһәре турында мәгълүмат алды, аның Татарстанның Югары Ослан районында Идел һәм Зөя елгалары кушылган урында урнашуы турында белде. Бу Россиядә ИТ-белгечләр өчен төзелгән беренче шәһәр. «Мин һәм интернет» китап күргәзмәсендә укучылар игътибарына «Интернет сезнең өйдә», «Математика һәм программалаштыру», «Internet» китаплары тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: